9 Таудан төшкәндә, Гайсә аларга боерып: – Адәм Углы үледән терелтеп торгызылганга кадәр, күргәнегез хакында беркемгә дә сөйләмәгез, – дип әйтте.
Әмма Үзенең кем булуы хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.
Сезгә әйтәм: Ильяс килде инде, ләкин кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Шулай ук Адәм Углы да алар аркасында күп газаплар кичерәчәк.
– Чөнки иманыгыз аз, – дип җавап бирде Гайсә. – Сезгә хак сүз әйтәм: горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса һәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтә калсагыз, ул урыныннан күчәр иде. Сезнең өчен мөмкин булмаган һичнәрсә булмас иде. [
Алар Гәлиләядә бергә җыелгач, Гайсә аларга: – Адәм Углы кешеләр кулына тотып бирелергә
һәм үтерелергә тиеш, әмма өченче көнне Ул терелтеп торгызылачак, – дип әйтте. Шәкертләр бик хафаландылар.
Шәкертләр, күтәрелеп карагач, Гайсәдән башка беркемне дә күрмәделәр.
– Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде Гайсә.
Шуннан соң Гайсә аңа: – Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән бүләкне китер, – диде.
Гайсә аларга Үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.
Кызның ата-анасы хәйран калды. Ә Гайсә аларга бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.
Тавыш тынуга, шәкертләр Гайсәнең ялгызын гына күрделәр. Күргәннәре хакында алар ул көннәрдә беркемгә бернәрсә сөйләмәделәр.