8 Шәкертләр, күтәрелеп карагач, Гайсәдән башка беркемне дә күрмәделәр.
Гайсә, яннарына килеп, аларга кагылды һәм: – Торыгыз, курыкмагыз! – диде.
Таудан төшкәндә, Гайсә аларга боерып: – Адәм Углы үледән терелтеп торгызылганга кадәр, күргәнегез хакында беркемгә дә сөйләмәгез, – дип әйтте.
Шәкертләр кинәт кенә як-якларына каранып алдылар, әмма яннарында Гайсәдән башка һичкемне күрмәделәр.
Тавыш тынуга, шәкертләр Гайсәнең ялгызын гына күрделәр. Күргәннәре хакында алар ул көннәрдә беркемгә бернәрсә сөйләмәделәр.