4 Шунда Петер Гайсәгә: – Хакимебез! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Телисеңме, өч чатыр корам: берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска? – дип әйтте.
Артымнан эзәрлекләп, алар хәзер мине камыйлар, миннән күз алмыйча җиргә бәреп егар җай эзлиләр.
Тиеш булган корбаннарны китерегез һәм Раббыга сыеныгыз!
Синең күзләрең патшаның бөтен матурлыгын күрәчәк, карашың җәйрәп яткан җирләрне иңләп алачак.
Нинди гүзәл, күркәм булыр алар! Икмәк егетләргә көч өстәр, шәраб кызларның күңелен күтәрер».
Менә алар каршында Муса белән Ильяс пәйгамбәрләр пәйда булып, Гайсә белән сөйләштеләр.
Әлеге кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә: – Остаз! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Әйдәгез, өч чатыр корыйк, берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде. Ул нәрсә әйткәнен үзе дә белми иде.
Атам! Син Миңа биргән кешеләрнең булачак урынымда Минем белән бергә булуын телим. Дөнья яратылганга кадәр үк сөйгәнгә күрә, Син Миңа дан бирдең. Ул данны алар күрсеннәр иде.
Яһүдиләрнең Чатырлар бәйрәме якынлаша иде, һәм
Миңа ике мөмкинлекнең берсен сайларга туры килә. Бу дөньяны калдырып, Мәсих белән бергә булырга дигән көчле теләгем бар, шулай чагыштыргысыз яхшырак булыр иде.
Газиз дусларым, без – хәзер Аллаһы балалары, әмма безнең нинди булачагыбыз әле билгеле түгел. Шуны беләбез ки: Мәсих күренгәндә, без Аңа охшарбыз, чөнки без Аны, чынлыкта ничек булса, шулай күрербез.
Шәһәр кояшның һәм айның яктыртуына мохтаҗ түгел, чөнки аны Аллаһының даны яктырта, яктырткычы исә – Бәрән.