1 Алты көн узганнан соң, Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга күтәрелде. Алар анда үзләре генә иде.
Шунда аларның күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте: йөзе кояштай балкыды, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды.
Ул Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике углын ияртеп алып китте. Аның күңелен сагыш һәм шом биләп алды.
Гайсә Зәйтүн тавында Аллаһы йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри, Аның белән ялгызлары гына калгач, Аңардан:
Петер, Ягъкуб һәм Ягъкубның бертуган кардәше Яхъядан башка Гайсә һичкемгә Үзе белән барырга рөхсәт итмәде.
Яһирның өенә килеп җиткәч, Петер, Яхъя, Ягъкуб һәм кызның ата-анасыннан башка берәүгә дә Гайсә Үзе белән керергә рөхсәт итмәде.
Сезгә инде өченче мәртәбә киләчәкмен. Изге язмада: «Һәр эш ике яки өч шаһит белән расланырга тиеш», – диелгән.
Без сезгә Хакимебез Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның килүе хакында сөйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, Аның мәһабәтлеген үз күзләребез белән күреп сөйләдек.
Гайсә белән изге тауда булганда, күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек.