4 Аллаһыга иман итмәүче явыз буын кешеләре! Илаһи билгеләр таләп итәсез, әмма сезгә Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс, – дип җавап бирде. Һәм Гайсә аларны калдырып китте.
Раббы әйтте: – Кеше тәнендә Минем рухым-сулышым мәңгелек түгел, чөнки адәм баласы үлемледер, – диде. – Аның гомере йөз егерме ел белән чикләнер.
«Әй сез, сихерче хатын балалары, хыянәтче вә фахишә хатын токымы, бире килегез!
Эфраим үз потларына ябышып ята – шулай үз юлыннан бара бирсен ул!
Балаларын тәрбияләп үстерә калсалар да, Мин аларны тартып алырмын. Эфраимнән Мин йөз чөергән көн аларга кайгы китерер!
Амиттай углы Юныска Раббы шушы сүзләрне ирештерде:
Калдырыгыз аларны! Сукырларны җитәкләп йөрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, чокырга икесе дә егылып төшәчәк.
Башка ярга килеп җиттеләр. Шәкертләре үзләре белән икмәк алырга онытканнар иде.
Гайсә, авыр сулап: – Бүгенге буын ни өчен илаһи билге таләп итә икән? Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буынга илаһи билге күрсәтелмәячәк, – диде.
Шушы имансыз һәм гөнаһлы буын алдында кем дә булса Миннән һәм сүзләремнән гарьләнсә, Атасының балкып торган шөһрәте яктылыгында Үзенең изге фәрештәләре белән килгән Адәм Углы да әлеге кешедән гарьләнер.
Әмма яһүдиләр аңа каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – Үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем өстән җаваплылык алына. Инде хәзер мин башка халыклар янына китәм, – диде.
Ул тагын да күбрәк дәлилләр китереп: – Бу бозык буыннан котылыгыз, – дип өндәде.