26 Бөтен дөньяны яулап, җанын харап итсә, кешегә моннан ни файда? Кеше, нәрсә биреп, үз җанын кайтарып ала алыр икән?
Шайтан исә Раббыга болай дип җавап бирде: – Җанын саклап калыр өчен, адәм баласы бернәрсәсен дә кызганмас. Тәненең тиресенә әле зыян тимәгән аның,
Соңгы сәгате җиткәндә, Аллаһы аның җанын алганда, денсез бәндә нәрсәгә өмет итә ала?!
Чөнки үз җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр. Ә үз җанын Минем хакка югалткан кеше аны табар.
Адәм Углы Атасының балкып торган шөһрәте һәм Үз фәрештәләре белән килер дә һәркемгә гамәленчә бирер.
Әгәр сине уң күзең вәсвәсәгә салса, аны умырып алып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр.
Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй син, акылсыз! Шушы төндә җаның синнән алыныр. Җыйган малың кемгә калыр?»
Әмма Ибраһим аңа: «Углым! Исеңә төшер, син тормышыңда бар рәхәтне татыдың инде, ә Элгазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч күрә, ә син газап чигәсең.
Үзен югалта яки харап итә икән, бөтен дөньяны яулаудан кешегә ни файда?