22 Петер исә, Аны читкәрәк алып китеп, каршы әйтә башлады: – Сине Аллаһы сакласын, Хакимем! Синең белән мондый хәл була күрмәсен!
Михаяне чакырырга киткән йомышчы, аны табып: – Пәйгамбәрләр бөтенесе бер булып патшага уңыш вәгъдә итәләр. Синең сүзең дә аларныкыннан аерылмасын иде, син дә яхшы сүзеңне әйт, – диде.
Шул вакыттан алып, Гайсә шәкертләренә Үзенең Иерусалимгә барырга һәм анда өлкәннәр, баш руханилар һәм канун белгечләре тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма өченче көнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында ачык итеп сөйли башлады.
Әмма Гайсә, борылып, Петергә: – Кит янымнан, иблис! Син Мине юлдан яздырырга тырышасың. Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – диде.
Бу хакта Ул ап-ачык итеп әйтте. Шунда Петер Аны читкәрәк алып китте һәм Аңа каршы сөйләргә тотынды.