Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 16:21 - Изге Язма

21 Шул вакыттан алып, Гайсә шәкертләренә Үзенең Иерусалимгә барырга һәм анда өлкәннәр, баш руханилар һәм канун белгечләре тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма өченче көнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында ачык итеп сөйли башлады.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 16:21
31 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Саллу, Амук, Хилкыйя, Едагыйя. Болар – Ешуа чорында яшәгән руханиларның башлыклары һәм аларның хезмәттәшләре.


Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Адәм Углы да җир куенында өч көн һәм өч төн үткәрер.


Петер исә, Аны читкәрәк алып китеп, каршы әйтә башлады: – Сине Аллаһы сакласын, Хакимем! Синең белән мондый хәл була күрмәсен!


Сезгә хак сүз әйтәм: шушында басып торучыларның кайберләре Адәм Углының Патша булып килүен күргәнче дөнья куймаячаклар.


Сезгә әйтәм: Ильяс килде инде, ләкин кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Шулай ук Адәм Углы да алар аркасында күп газаплар кичерәчәк.


Таудан төшкәндә, Гайсә аларга боерып: – Адәм Углы үледән терелтеп торгызылганга кадәр, күргәнегез хакында беркемгә дә сөйләмәгез, – дип әйтте.


Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен, тормышын бирергә дип килде, – диде.


– Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул көннәрдә Адәм Углын хачка кадакларга тапшырачаклар, – дип әйтте.


Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар, өлкәннәр җибәргән күп санлы халык төркеме кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килделәр.


Баш руханилар һәм өлкәннәр Аны гаепли башлагач, Ул аларга җавап бирмәде.


– Әфәндебез, бу ялганчының исән чагында: «Мин өч көннән соң терелтелеп торгызылачакмын», – дип әйткәнен хәтерлибез, – диделәр алар. –


Ул монда юк. Үзе әйткәндәй, үледән терелтеп торгызылды. Килегез монда, Ул монда яткан иде, карагыз.


Шәкертләренә Гайсә болай дип сөйли башлады: «Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, өлкәннәр, баш руханилар, канун белгечләре Аны читкә тибәрерләр. Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул терелеп торыр».


– Дөрестән дә, әүвәле Ильяс, килеп, бар нәрсәне әзерләп куяр, – дип җавап бирде Гайсә. – Ә ни өчен Изге язмада, Адәм Углына күп газаплар, кимсетүләр кичерергә туры киләчәк, дип язылган?


Әмма аңарчы Ул күп газаплар чигәргә һәм бүгенге буын тарафыннан кире кагылырга тиеш.


– Изге язмада болай диелгән: Мәсих газап чигәргә, өченче көндә үледән терелергә,


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ