12 Шунда алар Гайсәнең икмәк ачыткысыннан түгел, ә фарисейлар һәм саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын аңладылар.
Икмәк хакында әйтмәвем сезгә аңлашылмыймы?! Фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз! – диде.
Суга чумдырылырга дип, күп фарисейларның һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга: – И-и сез елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ачу-ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә?
Сезгә әйтәм: тәкъвалыгыгыз фарисейларныкыннан һәм канун белгечләренекеннән өстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез.
чөнки саддукейлар үледән терелү, фәрештәләр, рухларның да юклыгын исбатлыйлар, ә фарисейлар боларның барысына да ышаналар.
Сезнең өчен мактанырлык һичнәрсә юк. Аз гына ачыткының да бөтен камырны ачытуын белмисезме әллә?