6 аңа инде ата-анасын хөрмәтләмәсә дә ярый», – дип өйрәтәсез. Моның белән сез үзегезнең йолагыз хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз.
Ничек итеп сез: „Без акыллы, Раббы кануны буенча эш итәбез“, – дип әйтә аласыз?! Кәтипләрнең ялганчы каләмнәре аны үзгәртте бит!
Мине танып белмәгәнгә, халкым юк ителер! Мине танудан баш тартканга, Мин дә сездән баш тартам, руханиларым, Аллагызның канунын онытканга, Мин дә сезнең балаларыгызны онытырмын.
Ә сез: «Берәрсе атасына яки анасына: „Сиңа бирәсе бүләкне мин Аллаһыга бирергә вәгъдә иттем“, – дип әйтә икән,
Икейөзлеләр! Сезнең хакта Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, дөрес әйткән:
Сез үзегез өйрәткән тәртипләрегез белән Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз һәм шуның ише нәрсәләрне байтак эшлисез.
Шулай итеп, без иманыбыз белән Канунны юкка чыгарабызмы? Һич тә алай түгел, киресенчә, без аны раслыйбыз.
Әгәр ниндидер иман итүче хатынның гаиләсендә толлар булса, бердәмлек алар өчен мәшәкатьләнмәсен һәм чыннан да тол булган хатыннарга ярдәм итә алсын өчен, ул аларга үзе ярдәм итәргә тиеш.
Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да начаррак була.