32 Гайсә шәкертләрен чакырып, аларга: – Кешеләр кызганыч. Алар янымда инде өч көн, ә ашарларына һичнәрсәләре юк. Аларны ач килеш җибәрәсем килми: юлда хәлсезләнерләр, – дип әйтте.
Икенче бер вакытны шулай булды ки, Багал-Шалишадан бер адәм тәүге уңыштан Аллаһы кешесенә дип егерме данә арпа икмәге һәм орлыгы коелмаган башаклар алып килде. – Халыкка тарат, ашасыннар, – диде Элиша.
Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Адәм Углы да җир куенында өч көн һәм өч төн үткәрер.
Гайсә исә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына көймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма бу турыда билгеле булгач, кешеләр шәһәрләреннән чыгып, артыннан җәяүләп киттеләр.
– Шундый төркемне туендырырлык икмәкне монда, чүлдә, кайдан алыйк? – диделәр Аңа шәкертләре.
Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кагылды: алар шунда ук күрә башладылар һәм Аңа ияреп киттеләр.
– Әфәндебез, бу ялганчының исән чагында: «Мин өч көннән соң терелтелеп торгызылачакмын», – дип әйткәнен хәтерлибез, – диделәр алар. –
Ул халык төркемнәрен күреп кызганды: алар, көтүчеләре булмаган сарыклардай борчылган һәм таралган иделәр.
Харап итәр өчен, явыз рух аны күп тапкырлар әле утка, әле суга ташлады. Әгәр кулыңнан килсә, кызган безне, ярдәм ит!
Хаким Гайсә, хатынны күреп, бик кызганды. – Елама, – диде Ул аңа.
Көн туар алдыннан, Паул һәммәсен ризык ашарга кыстады. – Сез инде ундүртенче көн киеренке хәлдә булып, һичнәрсә ашамыйсыз.
Олуг Руханиебыз җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел, чөнки Ул безнең кебек үк һәр яклап сыналды, тик һич кенә дә гөнаһ кылмады.