23 Әмма Гайсә аңа бер сүз белән дә җавап кайтармады. Шәкертләре, янына килеп, Аңардан үтенә башладылар: – Җибәр аны. Югыйсә ул кычкырып безнең арттан килә.
Йосыф үзенең агаларын бер күрүдә үк таныды, әмма таныганлыгын сиздермәде һәм алар белән бик кырыс сөйләште. Сорады: – Сез кайдан килдегез? – диде. Тегеләр: – Без Кәнган җиреннән, икмәк сатып алырга килдек, – диделәр.
И илаһи затлар, Раббының шөһрәтен вә көч-кодрәтен таныгыз!
Күпме генә ярдәм сорап ялварсам да, догама колак салмады.
Кич җиткәндә, Аның янына шәкертләре килеп: – Биредә бик аулак, ә вакыт соң инде. Халыкны җибәр, авылларга барып, үзләренә ризык сатып алсыннар, – диделәр.
Янына шул җирләрдә яшәүче Кәнган хатыны килеп: – Әфәндем, Давыт Углы! Кызган мине: кызыма җен кагылган һәм ул бик нык газаплана! – дип кычкырды.
Гайсә исә: – Мин Исраил халкының югалган сарыкларына гына җибәрелгән идем, – дип җавап бирде.
Шуны онытмагыз: Раббы Аллагызның әмерләрен йөрәгегездә сакларсызмы, юкмы икәнен белер өчен, Ул сезне кырык ел буе чүл буйлап озын юллардан йөртеп тәрбияләде һәм сынады.