12 Шуннан соң, шәкертләре янына килеп: – Сүзләреңне ишетеп, фарисейларның рәнҗүләрен беләсеңме? – диделәр.
Минем хакта кем шикләнми, шул бәхетле, – диде.
Аллаһы алдында кешене авызына кергән нәрсә нәҗесли алмый, киресенчә, авызыннан чыккан нәрсә нәҗесли, – дип әйтте.
– Күктәге Атам тарафыннан утыртылмаган һәр үсенте тамыры белән йолкыначак, – диде Ул. –
Әмма аларны рәнҗетмик. Күлгә барып кармак сал. Беренче эләккән балыкны алып, авызын ач һәм анда көмеш тәңкә табарсың. Аны алып, Минем өчен дә, үзең өчен дә салым җыючыларга бир.
Хезмәтебезгә тел тидермәсеннәр өчен, без беркемгә дә бернинди киртә куймыйбыз.
Әмма Яхшы хәбәрнең хакыйкате сезнең белән калсын өчен, без аларга бер генә мизгелгә дә буйсынмадык.
Ә югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тынычлык сөючән, йомшак күңелле, аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган һәм эчкерсездер.