28 Шуннан соң Петер Аңа: – Хакимем! Әгәр Син булсаң, яныңа су өстеннән атлап килергә әмер бирче миңа, – дип эндәште.
– Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә.
– Кил, – диде аңа Гайсә. Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба атлады.
Шунда Петер Гайсәгә мөрәҗәгать итте: – Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек. Моның өчен безгә нәрсә була?
Әмма Петер: – Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, мин Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен! – дип үзенекен тәкрарлады. Башкалар да шулай диештеләр.
Шимун Петер Аңа: – Хакимем! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит.
Миңа бирелгән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз. Һәрберегез, Аллаһы биргән иман күләменчә, аек фикерле булыгыз.
Ләкин сез, инанып, һич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чөнки шикләнүчеләр җил куып йөрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар.