13 Гайсә исә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына көймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма бу турыда билгеле булгач, кешеләр шәһәрләреннән чыгып, артыннан җәяүләп киттеләр.
Бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз. Хак сүз әйтәм: сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыгарга өлгергәнче, Адәм Углы киләчәк.
Гайсә, бу хакта белеп, аннан китте. Артыннан күп халык иярде. Ул авыруларның барысын да савыктырды.
Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып кабергә салдылар, аннары китеп, бу хакта Гайсәгә хәбәр иттеләр.
Иртәгесен Гайсә яктырганчы ук торды да, аулак урынга барып, дога кылды.
Көн тууга Гайсә, өйдән чыгып, аулак урынга китте. Халык Аны эзләргә тотынды, тапкач исә, үз янында тоткарлап калырга тырышты.