Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 13:54 - Изге Язма

54 Үз шәһәренә кайткач, Ул кешеләргә гыйбадәтханәдә гыйлем бирде. Тыңлаучыларның һәммәсе таң калды. – Шундый тирән акыл һәм кодрәтле эшләр Аңарда кайдан икән? – диделәр алар. –

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 13:54
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Насара шәһәренә барып урнашты. Пәйгамбәрләр аркылы «Аны „Насаралы“ дип атарлар» дигән сүзләр шулай гамәлгә ашты.


Гайсә бөтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне сөйләп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде.


Гайсә сүзләрен тәмамлагач, Аның өйрәтүләреннән халык хәйран калды,


Гайсәнең сүзләрен ишеткән һәркем Аның тирән акылына, биргән җавапларына хәйран калды.


Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде.


Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел дип саныйсыз. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз.


Җыелган кешеләр, Петер белән Яхъяның белемсез, гап-гади кешеләр булуын аңлап, кыюлыкларына гаҗәпләнделәр. Аларның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр икәнен таныдылар.


Шаулны белүчеләр, аның башкалар белән бергә пәйгамбәрлек итүен күреп: – Кыйшның углына ни булган? Әллә инде Шаул да пәйгамбәр булганмы? – дип бер-берсеннән гаҗәпләнеп сораштылар.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ