48 Ятьмә балык белән тулгач, алар ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да, утырып, балыкларны сайлый башлаганнар. Яхшыларын кәрзингә салганнар, яраксызларын исә читкә ташлаганнар.
Анысы да, монысы да урганга кадәр үссеннәр. Ә инде урак өстендә уручыларга әйтермен: „Яндыру өчен, иң элек тиле бодайны җыегыз һәм аларны көлтәләргә бәйләгез, ә игенне келәткә илтеп салыгыз“», – дип әйткән.
Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: балыкчылар күлдә ятьмә салганнар һәм аңа төрле балыклар эләккән, ди.
Дөнья беткәндә дә, шулай булачак: фәрештәләр килеп, тәкъвалардан яман кешеләрне аерырлар.
Аның кулында җилгәргеч. Ул, ашлыкны ындырда җилгәреп, бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр, – дип әйтте.
Гәлиләя күле яныннан үтеп барганда, Гайсә бертуган кардәшләрнең – Петер дип аталган Шимун һәм Әндринең – күлгә ятьмә салуларын күрде. Алар балыкчылар иде.