36 Аннары, халыкны җибәреп, Гайсә өйгә керде. Шәкертләре янына килеп: – Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен безгә аңлатып бирче! – диделәр.
Шул көнне Гайсә, өйдән чыгып, күл ярына барып утырды.
– Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. –
Шулай итеп, чәчүче хакындагы гыйбрәтле хикәянең нәрсә аңлатканын тыңлагыз.
Әмма төнлә, һәммәсе йоклаганда, дошманы килеп, иген арасына тиле бодай чәчеп киткән.
Шул ук вакытта Гайсә шәкертләренә, көймәгә утырып, Үзеннән алданрак аргы якка чыгарга кушты. Ә Үзе, халыкны кайтарып җибәргәнче, шунда калды.
Халыкны кайтарып җибәргәч, Гайсә көймәгә утырды һәм Мәгедән җирләренә юл тотты.
Ул өйгә кергәч, бу сукырлар янына килделәр. Гайсә алардан: – Ярдәм итә алуыма сез ышанасызмы? – дип сорады. – Әйе, Әфәндем, – дип җавап бирделәр алар.
Ул һәрвакыт шулай гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә сөйли, ә инде шәкертләре белән ялгызы калгач, аларга барын да аңлатып бирә иде.
Шуннан Гайсә Үзенең шәкертләренә көймәдә каршы ярдагы Бәйт-Сайдага чыга торырга кушты, Үзе исә, халык кайтып киткәнче, алар янында тоткарланды.
Гайсә, халыкны урамда калдырып өйгә кергәч, шәкертләре Аңардан бу сүзләрне аңлатып бирүен сорадылар.
Ашаучыларның саны дүрт меңгә якын иде. Аннары Гайсә аларны өйләренә кайтарып җибәрде,