Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 13:33 - Изге Язма

33 Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: менә бер хатын, ачыткы салып, бер капчык оннан камыр басып куйган һәм берникадәр вакыттан камыры бик нык кабарган, ди.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 13:33
19 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ибраһим чатырга таба – Сарасы янына ашыкты. Аңа: – Өч үлчәм сыйфатлы оннан тиз генә камыр куй да төче икмәк пешер, – диде.


Амнун урын өстенә менеп ятты да авыруга сабышты; патша аның хәлен белергә дип килгәч, Амнун аңа: – Кыз туганым Тамар, килеп, минем күз алдымда бер-ике көлчә пешерсен, мин аның кулыннан ашар идем, – диде.


Тик шулай да тәкъва кеше юлдан һич тайпылмас, кулы чиста кеше тагы да куәтләнер.


Тәкъваларның юлы таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара.


Шулай итеп, әйдәгез, Раббыны танып белик, Аны белергә-танырга омтылыйк; Аның безгә килүе көн дә таң аткандай ышанычлыдыр. Ул безгә яңгыр кебек, җирне сугарган язгы ләйсән кебек киләчәк».


Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: кеше үзенең басуына яхшы орлыгын чәчкән.


Әгәр Раббы шул көннәрне кыскартмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләр хакына Раббы ул көннәрне кыскартты.


Ул ачыткы кебек; менә бер хатын, ачыткы салып, бер капчык оннан камыр басып куйган, һәм берникадәр вакыттан камыры бик нык кабарган, ди.


Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен өчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта.


Аз гына ачыткы бөтен камырны ачыта.


Сездә игелекле эш башлаган Аллаһы аны Мәсих Гайсә килер көнгә чаклы дәвам итәр һәм ахырына җиткерер дип инанам.


Мәхәббәтегез артканнан-артып, белем, һәртөрле зирәклек белән баесын, дип дога кылам.


Хакимебез вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсих мәрхәмәтендә һәм Аны танып белүдә даими үсегез. Аңа бүген һәм мәңгелек көненә кадәр дан булсын! Амин.


Гидеон, өенә кайтып, кәҗә бәтие ите һәм бер эфа оннан төче икмәк пешерде; итне кәрзингә, шулпаны чүлмәккә салды да имән төбендә көтеп утырган кунагына китерде.


Бала имүдән туктаганнан соң, Хөннә, углын ияртеп, үзе белән өч яшьлек бозау, бер эфа он, бер турсык шәраб алды да Шилоһка, Раббы йортына килде; бу вакытта бала әле сабый гына иде.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ