31 Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: бер кеше үз басуына горчица орлыгын чәчкән, ди.
Аннары ул тагын мең терсәк үлчәп алды – бу инде мин кичеп чыга алмаслык елга иде: биредә су шундый тирән булып, аның аша йөзеп кенә чыгарга мөмкин иде; чыннан да, аръягына чыга алмаслык елга иде бу.
Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: кеше үзенең басуына яхшы орлыгын чәчкән.
– Чөнки иманыгыз аз, – дип җавап бирде Гайсә. – Сезгә хак сүз әйтәм: горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса һәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтә калсагыз, ул урыныннан күчәр иде. Сезнең өчен мөмкин булмаган һичнәрсә булмас иде. [
Аларга җавап итеп, Ул болай диде: – Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу ефәк агачына: «Тамырың белән кубып, үзеңне диңгезгә күчереп утырт!», – дип әйтә калсагыз, ул сезне тыңлар иде.
Гайсә, сүзен дәвам итеп, боларны тыңлап торган халыкка тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде, чөнки Ул Иерусалимгә якын иде инде, һәм кешеләр, тиздән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйладылар.
Шуннан соң Ул халыкка менә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Бер кеше йөзем бакчасы утырткан һәм аны йөзем үстерүчеләргә куллану өчен биреп, озак елларга чит якларга китеп барган.