Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 13:30 - Изге Язма

30 Анысы да, монысы да урганга кадәр үссеннәр. Ә инде урак өстендә уручыларга әйтермен: „Яндыру өчен, иң элек тиле бодайны җыегыз һәм аларны көлтәләргә бәйләгез, ә игенне келәткә илтеп салыгыз“», – дип әйткән.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 13:30
20 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

кагыла калса да, кулына тимер кисәге яисә сөңге сабы алыр. Аны үсеп утырган урынында ук утка салалар».


Аның кире әйләнеп кайтуына шикләнмәссеңме, җыйган уңышыңны ындыр табагына илтерме ул?!


Уракка төшкән чактагы кебек булачак: уракчы, кулына урак тотып, игеннәрне урып алачак, кешеләр Рефаим үзәнендәге кырларда ялгыз башакларны җыеп йөриячәк.


Һәм сез шунда тәкъва белән яман кеше арасындагы һәм Аллаһыга хезмәт итүче белән Аңа хезмәт күрсәтмәүче кеше арасындагы аерманы күрерсез.


Әмма төнлә, һәммәсе йоклаганда, дошманы килеп, иген арасына тиле бодай чәчеп киткән.


Ләкин ул: «Кирәкми, югыйсә утаганда, тиле бодай белән бергә игенне дә йолкуыгыз бар.


Барча халыклар Аның хозурына китерелер. Ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аергандай, кешеләрне икегә аерачак.


Аннан соң Ул сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез янымнан, ләгънәт төшкәннәр! Иблискә һәм фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз!


Аның кулында җилгәргеч. Ул, ашлыкны ындырда җилгәреп, бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр, – дип әйтте.


Ындырдагы ашлыкны җилгәрер өчен, Ул кулына җилгәргеч тоткан; бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр.


Кем Миндә тормаса, аны, ботак кебек кисеп, читкә ташларлар һәм ул корып бетәр, ә корыган ботакларны җыеп утка ташлыйлар да яндыралар.


Шуңа күрә, вакытыннан элек хөкем итмәгез, Хакимебезнең килүен көтегез. Ул караңгылыкта яшерелгәннәрне яктыртып күрсәтәчәк һәм күңелдәге ниятләрне фаш итәчәк, шул чакта һәркемне Аллаһы мактаячак.


Кайбер кешеләрнең гөнаһлары билгеле инде һәм турыдан-туры хөкемгә илтәләр, ә кайберләренең гөнаһлары исә соңрак ачылыр.


Җаныңны кыймакчы булып кемдер сине эзәрлекли башласа да, син әфәндемнең җаны Раббы Аллаң кулында тормыш төене булып бәйләнер, ә дошманнарыңның җанын Ул, ташаткычтан атылган таш сыман, читкә алып ыргытыр.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ