27 Йорт хуҗасының хезмәтчеләре аңа килеп: «Хуҗам, син бит үзеңнең басуыңа орлыкның иң яхшыларын чәчтең. Тиле бодай каян килеп чыккан соң?» – дип сораганнар.
Әмма төнлә, һәммәсе йоклаганда, дошманы килеп, иген арасына тиле бодай чәчеп киткән.
Үсентеләр күтәрелеп, башаклары күренгән вакытта, тиле бодай да күренә башлаган.
«Бу – дошман эше», – дип җавап биргән хуҗалары. «Теләсәң, без барып утыйк аларны!» – дигәннәр алар.
Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаш? Күз алдыгызга китерегез: иртән иртүк хуҗа үзенең йөзем бакчасына эшчеләр ялларга барган.
Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез өйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан һәм дөрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез.
Тимутәй яныгызга килсә, карагыз аны, бернәрсәгә борчылмасын, чөнки ул да минем кебек Хаким эшләрен башкара.
Без исә, Аллаһы белән хезмәттәшләр буларак, ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын!
Киресенчә, һәрнәрсәдә: олы түземлелектә, бәла-казаларда, мохтаҗлыкта, авырлыкта, кыйнаулар астында, тоткынлыкта, җәбер-золымнарда, авыр хезмәттә, йокысыз төннәрдә, ачлыкта үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре дип тәкъдим итәбез.
Аллаһыга тугры булмаганнар, сез дөньяны яратуның Аллаһы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә?! Дөнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була.