17 Сезгә хак сүз әйтәм: сез күреп торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләр һәм тәкъвалар күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр; сез ишетеп торган нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр.
Аннары шәкертләренә таба борылды һәм алар гына ишетерлек итеп: – Сез күргәнне күрүче күзләр бәхетле!
Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күреп торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, һәм сез ишетеп торган нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр, – дип өстәде.
Атагыз Ибраһим Минем көнемне күрәчәгенә шатланды. Ул аны күреп куанды, – дип җавап бирде.
Барлык бу кешеләр иманнарын саклап үлгәннәр. Алар үзләренә вәгъдә ителгәннәрне, кабул итмичә, ерактан гына күргәннәр һәм сәламләгәннәр, бу дөньяда үзләренең килмешәк вә юлчылар гына икәнлекләрен таныганнар.