13 Менә шуңа күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр кулланып сөйлим: алар бит карыйлар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, ләкин ишетмиләр һәм төшенмиләр.
Бу кешеләр белмиләр һәм төшенмиләр, аларның күзләре йомык – күрмиләр, аларның акыллары томаланган, фикер йөртә белмиләр.
«Әй аңгыра вә акылсыз, күзе була торып күрмәгән, колагы була торып ишетмәгән халык, тыңла!
– И адәм углы! Син фетнәчел халык арасында яшисең; аларның күзләре бар, ләкин күрмиләр, колаклары бар, ләкин ишетмиләр, чөнки алар фетнәчел халык.
Һәм мин әйттем: – Йа Хуҗа-Раббым! Кешеләр минем турыда: «Гыйбрәтле хикәя сөйләмиме икән ул?!» – диләр.
Ләкин күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетәләр.
Изге язмада язылганча: «Бүгенге көнгә кадәр Аллаһы аларны сизмәүчән итте, аларга күрми торган күзләр, ишетми торган колаклар бирде».