Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 11:7 - Изге Язма

7 Яхъя шәкертләре киткәндә, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме?

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 11:7
15 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ләкин син – ташкын судай дуамал; беренчелек сиңа бүтән тимәячәк, чөнки син атаңның ятагына мендең, ятагымны хыянәтең белән нәҗесләдең.


Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы кием кигән кешенеме? Ә бит купшы кием кигәннәр сарайларда яшиләр.


Гаделлекне җиңүгә ирештергәнче, чатнаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс.


Суга чумдыру хокукы Яхъяга кайдан бирелгән: күктәнме әллә кешеләрдәнме? Алар үзара: – Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» – дип сораячак.


Аның янына Иерусалим халкы һәм бөтен Яһүдия белән Үрдүн буе төбәгендә яшәүчеләр килә иде.


Шул сәбәпле, ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Чөнки кемдә бар булса, аңа янә бирелер; кемдә юк икән, аның бар дип уйлаганы да тартып алыныр.


Гайсә исә борылып карап, аларның арттан килүен күрде дә: – Сезгә нәрсә кирәк? – диде. Алар Аңардан: – Рабби, Син кайда яшисең? – дип сорадылар. (Рабби – Остаз дигән мәгънәдә.)


Яхъя янучы һәм нур бирүче яктырткыч иде, ә сез аның яктысында бик аз вакыт кына куанмакчы булдыгыз.


Инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, төрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмыйк.


Ләкин сез, инанып, һич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чөнки шикләнүчеләр җил куып йөрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ