4 Гайсә, аларга җавап биреп: – Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез:
сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә һәм фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.
Янына халык төркемнәре килеп, үзләре белән аксакларны, сукырларны, гарипләрне, телсезләрне һәм башка күп төрле авыру кешеләрне китерделәр. Авыруларны Аның аяклары янына салдылар, һәм Гайсә аларны савыктырды.
Аллаһы йортында Гайсә янына сукырлар, аксаклар килде һәм Ул аларны савыктырды.
Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм: – Әйе, телим. Тазарын! – диде. Шунда ук махаулы кеше тазарды.
«Мин Атада һәм Ата Миндә» дигән сүзләремә ышаныгыз. Ә сүзләремә ышанмыйсыз икән, эшләгән эшләрем хакына ышаныгыз.
Әмма Минем шаһитлыгым Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атамның тәмамларга дип биргән эшләрен башкарам. Шуларның һәммәсе Мине Атам җибәргәненә шаһитлык бирә.