27 Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Углын Атасыннан башка һичкем белмидер. Атасы да Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкемгә мәгълүм түгелдер.
Гайсә, алар янына килеп, болай диде: – Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде.
Атам Миңа һәммә нәрсәне тапшырды. Угылның кемлеген Атадан башка һичкем белмидер, Атасының кемлеге дә Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкемгә мәгълүм түгелдер, – диде.
Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата өчен иң якын, бердәнбер Углы безгә танытты.
Гайсә исә Атаның һәрнәрсәне Аның кулына биргәнен һәм Үзенең Аллаһыдан килеп, Аллаһы янына китүен белә иде.
Син дөньядан Миңа биргән кешеләргә исемеңне таныттым. Алар Синеке иде, Син исә аларны Миңа бирдең. Алар Синең сүзеңне тоттылар һәм
Ата Үзенең Углын ярата һәм бар нәрсәне Аның кулына тапшырган.
Бу әле кем дә булса Атаны күргән дигән сүз түгел; Атаны Аллаһыдан килгән Зат кына күргән.
ә Мин Аны беләм, чөнки Мин Аңардан килдем, Мине Ул җибәрде.
Ул күккә ашты һәм Аллаһының уң ягында утыра. Фәрештәләр белән бергә күктәге барлык хакимлекләр һәм кодрәтләр Аңа буйсынган.
Аллаһы Углын инкяр итүче һичкемнең Атасы да юк. Аллаһы Углын танучының исә Атасы да бар.
Мәсих өйрәткәнне сакламаган һәм өйрәткәннәрнең чигеннән узган һәркемдә Аллаһы юктыр. Өйрәткәнне саклаучыда исә Ата да, Аның Углы да бар.