Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 11:19 - Изге Язма

19 Адәм Углы килде. Ул ашый да, эчә дә, ә алар: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһлыларның дусты!» – диләр. Ә Аллаһының зирәклеге үзенең эшләре белән хак дип исбат ителә.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 11:19
19 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Акыллының күз алдында – зирәклек үзе, ә ахмакның күз карашы дөнья читенә юнәлгән.


чөнки эчкече һәм бирән корсаклар бөлгенлеккә төшәр, йокы өянәге исә аларга сәләмә кием кидерер.


Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң?!


Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә фарисейлар башлыгының берсенә ашка барды. Мәҗлестәгеләрнең барысы игътибар белән Аны күзәтте.


Бу хәлне күрүчеләрнең барысы: – Шул гөнаһлы адәмнең өенә кереп кунагы булды! – дип ризасызлык белдерде.


Бу сүзләрне ишеткән бар халык, хәтта салым җыючылар да Аллаһы юлын хак дип таныдылар, чөнки алар Яхъя янында суга чумдыру йоласын үтәгән иделәр.


Гайсә дә Үзенең шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде.


Безнең һәрберебез, якыныбызны рухи яктан ныгыту өчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш.


«Амин! Аллабызга мактау һәм дан, тирән гакыл һәм рәхмәт, хөрмәт, кодрәт һәм куәт мәңге-мәңгегә булсын! Амин».


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ