10 Изге язмада: «Менә, Мин алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, Синең алдыңнан ул юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аның турында.
Бер-бер аваз ишетелә: «Раббыга чүлдә юл әзерләгез, Аллабызга далада туры юл салыгыз!
– Менә, Минем алдан юл әзерли торсын өчен, Үземнең хәбәрчемне җибәрәм. Сез эзләгән Хуҗа-Хаким Үзенең йортына көтмәгәндә килер. Менә, сез күрергә теләгән Килешү хәбәрчесе килә, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Раббының бөек вә дәһшәтле көне алдыннан Мин сезгә Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм.
Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады. Шуңа карамастан Күкләр Патшалыгында иң кечесе дип хисапланучы да аңардан бөегрәк.
Ишагыйя пәйгамбәр: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Аның барыр сукмакларын турайтыгыз“», – дип, Яхъя турында әйткән иде.
«Менә, Мин алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, ул Сиңа юл әзерләр. Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Аның барыр сукмакларын турайтыгыз!“» – дип язылганча,
Һәм син, сабый, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип аталырсың, чөнки, Раббыга юлны әзерләп, Аның алдыннан барырсың,
Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып, болай диде: – Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз, дип чүлдә яңгыраучы тавыш».