8 Авыруларны савыктырыгыз, үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз – бушлай бирегез.
Раббы болай ди: «Әй сусаганнар, һәммәгез су янына килегез! Көмешегез булмаганнар, килегез, ризык алып ашагыз, килегез, көмеш түләмичә, бушлай гына шәраб вә сөт алыгыз!
Әмма мәзбәхкә һәм эчке бүлмәгә кагылышлы руханилык хезмәтен бары тик син үзең һәм угылларың башкарырга тиеш. Руханилык вазифасын сезгә бүләк итеп тапшырам. Шуларга башка берәр кеше якынлаша калса, үлемгә дучар ителергә тиеш.
Гайсә Үзенең янына унике шәкертен чакырып алып, аларга явыз рухларны куып чыгару һәм төрле авырулардан, төрле чирләрдән савыктыру кодрәтен бирде.
Барганда исә: «Күкләр Патшалыгы инде якын!» – дип хәбәр итегез.
Билбау янчыгыгызга салу өчен, үзегез белән алтын да, көмеш тә, бакыр акча да алмагыз.
кулларына елан алсалар яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс; авыру кешеләргә куллары белән орынсалар, тегеләр савыгыр.
Андагы авыруларны савыктырыгыз һәм аларга: «Аллаһы Патшалыгы инде сезгә бик якын!» – дип әйтегез.
Әмма Петер: – Минем алтын-көмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор һәм йөр! – диде
Кулыңны суз һәм Изге Хезмәтчең Гайсә исеме белән савыктыр, галәмәтләр, могҗизалар күрсәт.