39 Җанын үзе өчен сакларга тырышучы кеше аны югалтыр. Ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны табар.
Җанын саклап калырга тырышкан адәм аны югалтыр; ә инде җанын югалткан адәм аны саклап калыр.
Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә җанын Минем хакка югалткан кеше аны саклап калыр.
Үз җанын яратучы аны югалтыр, ә бу дөньяда үз гомереннән ваз кичүче аны мәңгелек тормыш өчен саклар.
Алда сине көткән һичнәрсәдән курыкма. Кешеләреңне сынар өчен, арагыздан кайберләрегезне иблис зинданга утыртачак һәм ун көн буе сез хәсрәт чигәчәксез. Үлгәнче тугры бул, шунда сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен.