34 Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйламагыз. Мин тынычлык китерергә дип килмәдем, әмма кылыч алып килдем.
И анам, кайгы миңа! Никләр генә тудырдың мине: бөтен дөнья белән әрләшеп, бәхәсләшеп яшим. Беркемгә бурычка бирмәсәм дә, һичкемнән әҗәткә алмасам да, бар кеше каһәрли мине.
Ә иманга килмәгән яһүдиләр яһүди булмаганнарны иманга килгән туганнарына каршы котырттылар.
Шәһәрдәге халык икегә бүленде: бер өлеше – яһүдиләр, икенчеләре рәсүлләр ягында булды.
Ул шулай дигәннән соң, яһүдиләр бик нык бәхәсләшә-бәхәсләшә таралыштылар.]
Шуннан соң уттай җирән башка ат чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсеннәр өчен, бар дөньяның тынычлыгын алырга вәкаләт бирелде. Аңа зур кылыч тоттырылды.
(бу эшне Ул яулап алуда катнашмаган яңа буын исраилиләрне сугыш һөнәренә өйрәтү максатыннан эшләде):