Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 10:21 - Изге Язма

21 Кардәш – кардәшен, ата баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 10:21
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Аннары Әвишәйгә һәм үзенең барлык хезмәтчеләренә мөрәҗәгать итеп: – Әгәр минем орлыктан туган углым минем җанны кыярга ниятли икән, Беньямин ыругыннан булган әлеге адәмнән нәрсә көтәргә кала?! – дип өстәде. – Тимәгез аңа, яманлый бирсен, Раббы шулай кушкандыр.


Якын дусларым миннән җирәнә, яраткан кешеләрем йөз чөерә.


Миһербаның белән Сионга игелек кыл, Иерусалим каласының диварларын торгыз!


«Мисырлыларны Мин бер-берсенә каршы котыртам: шулчак туган – туганга, күрше – күршегә, кала – калага каршы чыгачак, һәм бер патшалык икенче патшалыкка каршы сугышачак.


Шул вакытта кем дә булса яңадан пәйгамбәрлек итә башласа, тудырган ата-анасы аңа: «Син яшәргә тиеш түгелсең, чөнки син, Раббы исемен телгә алып, ялган сөйлисең», – дип, пәйгамбәрлек иткән чагында аны чәнчеп үтерәчәк.


Шул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-беренә хыянәт итәр һәм нәфрәтләнер.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ