11 Берәр шәһәр яки авылга килгәч, лаеклы кешене табып, киткәнче аның өендә калыгыз.
Мосафирлар капкам төбендә төн кунмады – юлчыларга ишекләрем ачык иде.
Биштәр дә, алмаш күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз – эшләгән кеше үзенә ризык бирелүгә лаек.
Өйгә кергәндә, иминлек теләген әйтегез.
– Кайсы йортта тукталсагыз, шул урыннан киткәнче, әлеге йортта калыгыз.
Бу хәлне күрүчеләрнең барысы: – Шул гөнаһлы адәмнең өенә кереп кунагы булды! – дип ризасызлык белдерде.
Кайсы йортка керсәгез, әлеге шәһәрдән киткәнче шул йортта калыгыз.
Үзе һәм өендәгеләре суга чумдыру йоласын үтәгәннән соң, ул безгә: – Мине Хаким Гайсәгә иман итүче дип санасагыз, өемә кереп, кунак булыгыз, – диде. Ул безне күндерде.