17 Ибраһимнан Давытка кадәр барлыгы ундүрт буын, Давыттан алып Бабилгә көчләп күчерелгән вакытка кадәр ундүрт буын һәм Бабилгә күчерелеп, Мәсих туганга кадәр ундүрт буын булды.
Иерусалимнең бар халкын: бөтен түрәләрен һәм батыр гаскәриләрен, шулай ук барча балта осталарын вә тимерчеләрен – җәмгысы ун мең кешене – сөргенгә озатты; шәһәрдә ярлы халыктан башка беркем калмады.
Чумдыручы Яхъя исә, зинданда чакта Мәсихнең кылган гамәлләре хакында ишеткәч, Аңардан: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга шәкертләрен җибәрде.
Иң элек ул Шимунны табып, аңа: – Без Мәсихне очраттык, – диде һәм аны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сөртелгән Зат мәгънәсендә.) Гайсә исә, Шимунга карап: – Син – Яхъя углы Шимун. Синең исемең Кифас булыр, – диде. (Кифас һәм Петер дигән исемнәр кыя мәгънәсендә.)