42 Ә инде Миңа иман итүче шушы кечкенә кешеләрнең берәрсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
Әмма аларны рәнҗетмик. Күлгә барып кармак сал. Беренче эләккән балыкны алып, авызын ач һәм анда көмеш тәңкә табарсың. Аны алып, Минем өчен дә, үзең өчен дә салым җыючыларга бир.
Карагыз, әлеге кечкенәләрнең берсен дә түбәнсетмәгез. Сезгә әйтәм: аларның фәрештәләре Күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар. [
Әмма Миңа иман итүче әлеге кечкенәләрнең берәрсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, тирән диңгез суында батырсалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
Ул җиргә егылды һәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте.
Шуңа күрә, бер-беребезне хөкем итүдән туктыйк. Имандашыгызны абындыра һәм ега алырдай гамәлләр эшләмәскә карар кылыгыз.
Изге язмада язылганча: «Аның хакында әйтелмәгән кешеләр күрәчәкләр, ишетмәгәннәр аңлаячаклар», – дип эшләдем.
Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез өйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан һәм дөрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез.
Хезмәтебезгә тел тидермәсеннәр өчен, без беркемгә дә бернинди киртә куймыйбыз.
Иң яхшыларны сайлап ала белүегезне, шуның белән Мәсих килер көнгә саф һәм кимчелексез калуыгызны,
Шуңа күрә мин, яманатын сатар өчен, дошманнарга һичнинди сәбәп бирмәс өчен, яшь тол хатыннарның никахка керүен, балалар тудыруын, йорт-җирне карауларын телим.
Күпләр аларның азгын яшәешенә иярер, һәм аларның эшләре аркасында хакыйкать юлы хурланыр.