13 Тик Мин сезгә, Ильяс килде инде һәм, алдан язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр, дип әйтәм.
әгәр кабул итәргә телисез икән, белегез: ул – килергә тиешле Ильяс.
– Дөрестән дә, әүвәле Ильяс, килеп, бар нәрсәне әзерләп куяр, – дип җавап бирде Гайсә. – Ә ни өчен Изге язмада, Адәм Углына күп газаплар, кимсетүләр кичерергә туры киләчәк, дип язылган?
Калган шәкертләр янына әйләнеп кайткач, Гайсә һәм өч шәкерте тегеләр тирәсенә җыелган күп санлы халыкны һәм алар белән бәхәсләшеп торучы канун белгечләрен күрделәр.
Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, Раббы алдыннан барыр, аталарны һәм балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмасларны тәкъвалар юлына борыр һәм Раббының килүенә халыкны әзерләр.
Ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аның Үзенә хыянәт иттегез һәм үтердегез.