11 Шәкертләре Гайсәдән: – Ни өчен канун белгечләре, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – дип сорадылар.
– Менә, Минем алдан юл әзерли торсын өчен, Үземнең хәбәрчемне җибәрәм. Сез эзләгән Хуҗа-Хаким Үзенең йортына көтмәгәндә килер. Менә, сез күрергә теләгән Килешү хәбәрчесе килә, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Раббының бөек вә дәһшәтле көне алдыннан Мин сезгә Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм.
әгәр кабул итәргә телисез икән, белегез: ул – килергә тиешле Ильяс.
Алар әлеге боерыкны үтәделәр, әмма үзара: «Аның „үледән терелү“ дигәне нәрсә аңлата икән?» – дип баш ваттылар.
Шунда шәкертләр каршында Ильяс һәм Муса пәйгамбәр пәйда булдылар да Гайсә белән сөйләшә башладылар.