Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Марк 9:10 - Изге Язма

10 Алар әлеге боерыкны үтәделәр, әмма үзара: «Аның „үледән терелү“ дигәне нәрсә аңлата икән?» – дип баш ваттылар.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Марк 9:10
15 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Агаларының Йосыфтан зарланулары арта бара иде. Аталары исә боларның барысын күңеленә салып куйды.


Петер исә, Аны читкәрәк алып китеп, каршы әйтә башлады: – Сине Аллаһы сакласын, Хакимем! Синең белән мондый хәл була күрмәсен!


Шәкертләре Гайсәдән: – Ни өчен канун белгечләре, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – дип сорадылар.


Шәкертләре Гайсә әйткәннәрне аңламадылар, әмма Аңардан сорарга курыктылар.


Таудан төшкән чакта, Гайсә аларга, Адәм Углы үледән терелгәнчегә кадәр биредә күргәннәрегезне һичкемгә әйтмәгез, дип боерды.


Аның шәкертләре ул вакытта моны аңламадылар, ә инде Гайсә данланганнан соң, Аның хакында шулай язылган булуын һәм Аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә төшерделәр.


Шулай бер көнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикүрчеләр һәм стоачылар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне сөйләгәнгә күрә, фәлсәфәчеләрнең кайберләре: «Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели?» – диделәр, ә икенчеләре: «Ул чит илаһлар турында вәгазьли булса кирәк», – диделәр.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ