Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Марк 9:1 - Изге Язма

1 Гайсә янә аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучылардан кайберләрегез кодрәт белән килүче Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймас, – диде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Марк 9:1
13 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Сезгә хак сүз әйтәм: шушында басып торучыларның кайберләре Адәм Углының Патша булып килүен күргәнче дөнья куймаячаклар.


Шулвакыт Адәм Углының билгесе күренер, Аның күк болытлары өстендә кодрәт вә дан белән килүен күреп, җирнең бөтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар.


Адәм Углы Үз даны һәм барлык фәрештәләре белән килеп, шөһрәтле тәхетенә утырачак.


шул чагында бөек кодрәт вә дан белән болытлар эчендә килүче Адәм Углын күрерләр;


Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас.


Изге Рух аңа: «Раббы Мәсихен күрмичә үлмәссең», – дип әйткән була.


Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килмичә, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен.


Сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен, тәхетләрдә утырачаксыз.


Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучыларның кайберләре Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймаячак.


Шуңа күрә имандашлар арасында: «Ул шәкерт үлмәячәк» дигән сүз таралды. Әмма Гайсә: «Үлмәячәк», – димәгән, ә: «Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар?» – дип әйткән иде.


Әмма без Гайсәне күреп торабыз. Ул берникадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куелган иде, ләкин газап чигеп үлгәнгә күрә, Аңа дан вә кадер-хөрмәт таҗы кидерелде. Аллаһының мәрхәмәте аркасында Гайсә һәр кеше өчен үлем татырга тиеш иде бит.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ