6 Шуннан Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып Аллаһыга шөкрана кылгач, икмәкне сындыргалады һәм, халыкка өләшү өчен, шәкертләренә бирде. Алар икмәкне өләшеп чыктылар.
Ашап утырганда, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде. – Алып ашагыз, бу Минем тәнемдер, – диде Ул.
– Ә җиде икмәкне дүрт мең кешегә бүлгәндә, ничә кәрзин сынык-санак җыйдыгыз? – Җиде, – дип җавап бирде тегеләр.
– Сездә ничә икмәк бар? – диде Гайсә. – Җиде, – дип җавап бирде шәкертләре.
Шәкертләрнең берничә балыгы да бар иде. Гайсә, шөкрана кылып, балыкны да өләшергә кушты.
Хуҗалары, әйләнеп кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, шул хезмәтчеләр бәхетле. Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗа үзенең билен бәйләр дә, аларны өстәл янына утыртып, үзе хезмәт күрсәтеп йөрер.
Бөтенесе бергә өстәл янына ашарга утыргач, Ул, кулына икмәк алып шөкрана кылганнан соң, шәкертләргә сындырып бирде.
Анасы хезмәтчеләргә: – Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде.
Ул арада Тибериастан башка көймәләр килеп туктадылар. Көймәләр туктаган урын Хаким Гайсә шөкрана итеп биргән икмәкне кешеләр ашаган җиргә якын иде.
Бер көнне икенчесеннән мөһимрәк санаган кеше Хакимебез хөрмәтенә шулай эшли. Ашаган кеше Хаким хөрмәтенә ашый, чөнки Аллаһыга шөкер итә. Ашамаган кеше Хаким хакы өчен ашамый һәм Аллаһыга шөкер итә.
Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сөйләсәгез дә – барын да Хакимебез Гайсә Мәсихкә таянып һәм Аның аша Атабыз Аллаһыга шөкер итеп эшләгез.
Сез аны шәһәргә аяк басуга ук очратырсыз, калку җиргә ашарга менеп киткәнче күрә аласыз әле аны. Ул килеп фатихасын биргәнче, кешеләр, гадәттә, ризыкка орынмыйлар. Чакырылган кунаклар аның фатихасын алганнан соң гына ашый башлыйлар. Җитезрәк атласагыз, әле туры китерерсез аны, – диделәр.