4 – Барысын да туендырыр өчен, чүлдә шуның кадәр икмәкне кайдан алыйк соң? – дип сорады шәкертләре.
Патшаның иң якын түрәләреннән берсе шунда Аллаһы кешесенә җавап итеп: – Раббы күкнең капусын ачса да, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, – диде. Тегесе исә аңа каршы: – Син моны үз күзләрең белән күрерсең, әмма ул ризыкны авыз итмәссең, – диде.
– Шундый төркемне туендырырлык икмәкне монда, чүлдә, кайдан алыйк? – диделәр Аңа шәкертләре.
Икмәк белән булган вакыйганы бит алар аңламадылар, чөнки йөрәкләре туң иде.
Әгәр аларны өйләренә ач килеш кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, чөнки кайберләре ерактан килгән, – диде.
– Сездә ничә икмәк бар? – диде Гайсә. – Җиде, – дип җавап бирде шәкертләре.