16 Ә шәкертләре исә үзара: «Икмәгебез булмаганга, шулай әйтәдер», – дип сөйләнделәр.
Шәкертләрен кисәтеп, Гайсә аларга: – Карагыз аны, фарисейлардан һәм Һируд ачыткысыннан сакланыгыз! – диде.
Аларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен белеп, Гайсә әйтте: – Ни өчен сез, икмәгебез юк, дип сөйләнәсез? Сез әле һаман берни аңламыйсыз һәм төшенмисезме? Йөрәкләрегез һаман туң килеш кала бирәме?!
Тегеләр: – «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен Яхъяга ышанмадыгыз?» – дияр.
Шәкертләр, безнең арада кем бөегрәк, дип бәхәсләшә башладылар.