16 Менә ул унике шәкерт: Гайсә «Петер» дип исем кушкан Шимун,
Көннәрдән беркөнне Гәлиләя күле буеннан барганда, Гайсә ятьмә салучы Шимун белән аның бертуган кардәше Әндрине күрде (алар балыкчылар иде). – Минем арттан иярегез! Мин сезне кеше аулаучы итәрмен, – диде аларга Гайсә.
Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя (Гайсә аларны «Боаниргес» дип атады, бу – «Күк күкрәү угыллары» дигәнне аңлата),
Иртәгесен шәкертләрен Үзе янына чакырды да алар арасыннан уникесен сайлап алып, рәсүлләр дип атады.
Кайтып җиткәч, үзләре тукталган өске каттагы бүлмәгә керделәр. Анда Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Һалфай углы Ягъкуб, Көрәшче Шимун һәм Ягъкуб углы Яһүдә бар иде.
Мин шуны күздә тотам: сезнең арагызда «Мин – Паулныкы», «Мин – Апуллусныкы», «Мин – Кифасныкы», «Ә мин – Мәсихнеке» дип сөйләүчеләр бар.
Паулмы, Апуллусмы, Кифасмы, дөньямы, тормышмы, үлемме, бүгенгеме яки киләчәкме – һәммәсе сезнеке.
Башка рәсүлләр, Хаким Гайсәнең энеләре һәм Кифастай иманлы хатыныбызны үзебез белән сәяхәткә алырга хакыбыз юкмы?
Гайсә Мәсихнең колы вә рәсүле Шимун Петердән Аллабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең хаклыгы аша алган кыйммәтле иманыбызга тиң иманны кабул итүчеләрнең барчасына сәлам.