18 Беркөнне, Чумдыручы Яхъяның шәкертләре һәм фарисейлар ураза тотканда, Гайсә янына ниндидер кешеләр килеп: – Ни өчен Яхъяның һәм фарисейларның шәкертләре ураза тота, ә Синекеләр тотмый? – дип сорадылар.
Нәрсә генә эшләсәләр дә, аны кешеләр күрсен дип эшлиләр. Алар догалар салган тартмачыкларын зурайталар, кием чукларын озынайталар.
Ураза тотканда, икейөзлеләр кебек караңгы чырайлы булмагыз. Үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, алар шулай моңсу булып йөриләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар әҗерләрен тулысынча алдылар.
шунда синең ураза тотуыңны кешеләр түгел, күзгә күренмәгән Атаң гына күрер. Яшерен эшләнгән барча эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Гайсә аларга: – Кияү яннарында булганда, туйдагы кунаклар ураза тотар микән?! Яннарында кияү бар чакта, ураза тотмыйлар! – диде. –
Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның уннан бер өлешен гошер сәдакасы итеп бирәм».
Аллаһының кешеләрне ни рәвешле аклавын белмәгәнгә алар, үзләренчә акланырга омтылып, Аның хаклык юлына буйсынмадылар.