16 Канун белгечләре һәм фарисейлар, Гайсәнең шундый кешеләр белән ашап утыруын күреп, Аның шәкертләренә: – Ничек Ул салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап утыра? – диделәр.
Әгәр аларны да тыңламаса, иман итүчеләр бердәмлегендә сөйлә, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, ул синең өчен мәҗүси яки салым җыючы кебек булсын.
Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң?!
Фарисейлар, моны күреп, шәкертләргә әйттеләр: – Ни өчен Остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап утыра?
Леви өендә Гайсә өстәл янына килеп утырды. Гайсә һәм аның шәкертләре белән бергә күп кенә салым җыючылар, башка гөнаһлы бәндәләр дә бар иде; алар Гайсә артыннан күпләп ияреп йөри иделәр.
– Нәрсә сөйли Ул? Бу бит көфер сүз! Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – дип уйладылар.
Фарисей, торып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы! Башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел мин. Шуның өчен Сиңа шөкер әйтәм.
Адәм Углы югалганны эзләп табар һәм коткарыр өчен килде бит.
Бу хәлне күрүчеләрнең барысы: – Шул гөнаһлы адәмнең өенә кереп кунагы булды! – дип ризасызлык белдерде.
Фарисейлар һәм аларның канун белгечләре, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә: – Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диделәр.
Шунда зур гауга купты, фарисей канун белгечләре бик нык бәхәсләшеп: – Без бу кешедә һичбер начарлык тапмыйбыз. Аңа рух яки фәрештә әйткәндер, бәлки, – диделәр.
Аллаһы Рухына ия булучы исә һәрнәрсә турында фикер йөртә ала, ә аның үзе турында һичкем фикер йөртә алмый.
Гөнаһлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз. Бу – күңелегезне төшермәс һәм туктап калмас өчен ярдәм итәр.