12 Теге шундук торды һәм, ятагын алып, барысының күз алдында чыгып китте. Моңа бөтенесе таң калдылар һәм, Аллаһыны данлап: – Мондый хәлне әле күргәнебез юк иде! – диделәр.
Кешеләр шаккаттылар һәм: – Давыт Углы була аламы Ул? – дип сорадылар бер-берсеннән.
Телсезләрнең сөйләшүен, гарипләрнең савыгуын, аксакларның йөрүен һәм сукырларның күзләре ачылганын күреп, халык таң калды. Алар Исраил Алласын данладылар.
Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сөйләшә башлады. Моңа халык хәйран калып: – Исраилдә беркайчан да мондый хәлнең булганы юк, – дип әйтте.
Моны күреп торган халык куркышып калды һәм кешеләргә шундый кодрәт биргән Аллаһыны данлады.
Барысы, шомга калып, бер-берсенә: – Нәрсә бу? Яңа һәм кодрәтле нинди гыйлем бу? Аның боеруына хәтта җеннәр дә буйсына!
Гайсә аның башына кулларын куюга, хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады.
Арада берсе, үзенең савыгуын күреп, кире әйләнеп килде дә, кычкырып-кычкырып, Аллаһыга дан-шөһрәтләр яудырды;
Барысы да, таң калып, Аллаһыны данладылар: – Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диде һәммәсе, куркуга төшеп.
Барысы курка калдылар һәм Аллаһыны данладылар. – Безнең арадан бөек Пәйгамбәр чыкты. Аллаһы Үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр.
Халык арасында исә күп кешеләр Аңа иман китерделәр һәм: – Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк могҗизалы гамәлләр күрсәтер микән? – диештеләр.
Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачканлыгы турында гомердә дә ишетелгәне юк.
Тегеләр исә, җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, тагын бер тапкыр янап, Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Чөнки булган хәл өчен һәммәсе Аллаһыны данлый иде.