9 Атнаның беренче көнендә иртә таңда үледән терелгәч, Гайсә иң элек магдалалы Мәрьямгә күренде. Кайчандыр бу хатыннан Ул җиде җенне куып чыгарган иде.
Исраил җиреннән килгән кыз шулай дип әйтә дип, Нагаман үзенең хуҗасы патшага җиткерде.
Алар арасында магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфның анасы Мәрьям һәм Зебедәй угылларының анасы бар иде.
Анда читтән карап торучы хатыннар бар иде. Магдалалы Мәрьям, шулай ук кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми да шунда иде.
Ә магдалалы Мәрьям белән Йосиснең анасы Мәрьям исә Гайсәнең кайда күмелгәнен күреп тордылар.
Котлары алынудан калтырап төшкән хатыннар мәгарәдән чыгып йөгерделәр. Алар беркемгә бер сүз әйтмәделәр, чөнки бик нык курыкканнар иде.
Рәсүлләргә бу хакта магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкуб анасы Мәрьям, шулай ук алар белән булган башка хатыннар да сөйләде.
Гайсә явыз рухлардан һәм авырулардан савыктырган хатын-кызларның берничәсе – Гайсә җиде җенне куып чыгарган магдалалы Мәрьям,
анда актан киенгән ике фәрештәне күреп алды. Берсе Гайсә җәсәде яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде.
Атнаның беренче көнендә, икмәк сындырып ашау өчен, бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды һәм, икенче көнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әңгәмәне төн уртасына кадәр дәвам итте.
Мин яныгызга килгәч, иганә җыеп йөрмәс өчен, һәрберегез атнаның беренче көнендә, хәленә күрә, табышының бер өлешен аерып куеп сакласын.
Раббының көнендә мине Рух чолгап алды һәм артымда быргыдан чыккандай көчле тавыш ишеттем.