8 Котлары алынудан калтырап төшкән хатыннар мәгарәдән чыгып йөгерделәр. Алар беркемгә бер сүз әйтмәделәр, чөнки бик нык курыкканнар иде.
Шуннан Элиша Гехазигә: – Япанчаңның чабуларын билбавыңа кыстыр да кулыңа минем юл таягымны алып йөгер, – диде. – Каршыңа очраганнарга сәлам бирмә, сәлам бирүчеләргә җавап кайтарма, бар да баланың битенә таягымны куй.
Хатыннар ашыга-ашыга кабер яныннан киттеләр. Куркып һәм бик нык шатланып, шәкертләренә сөйләргә йөгерделәр.
Гайсә сүзләрен тәмамлагач, Аның өйрәтүләреннән халык хәйран калды,
Гайсәнең шәкертләренә һәм Петергә: «Гайсә сездән алда Гәлиләягә бара торыр. Ул алдан әйтеп куйганча, Аны шунда күрерсез», – дип барып әйтегез.
Атнаның беренче көнендә иртә таңда үледән терелгәч, Гайсә иң элек магдалалы Мәрьямгә күренде. Кайчандыр бу хатыннан Ул җиде җенне куып чыгарган иде.
Үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз һәм, сәлам бирү өчен, юлда тукталып тормагыз.
Алар, өрәктер бу дип уйлап, куркудан катып калдылар.