7 Гайсәнең шәкертләренә һәм Петергә: «Гайсә сездән алда Гәлиләягә бара торыр. Ул алдан әйтеп куйганча, Аны шунда күрерсез», – дип барып әйтегез.
Әмма, Мин терелеп торганнан соң, сездән алда Гәлиләягә бара торырмын, – дип әйтте.
Шунда Гайсә: – Курыкмагыз! – диде. – Барыгыз, шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр.
Тизрәк барып, шәкертләренә: «Гайсә үледән терелтеп торгызылды! Ул сездән алда Гәлиләягә бара торыр. Сез Аны шунда күрерсез», – дип әйтегез. Мин сезгә шуны әйтер өчен килдем.
Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сездән алда Гәлиләягә бара торырмын.
Шулвакыт барлык шәкертләр Гайсәне калдырып качып киттеләр.
Котлары алынудан калтырап төшкән хатыннар мәгарәдән чыгып йөгерделәр. Алар беркемгә бер сүз әйтмәделәр, чөнки бик нык курыкканнар иде.
Шушы хәлләрдән соң Тибериас күле буенда Гайсә шәкертләренә янә күренде. Аның күренүе болай булды:
Ул Үзе белән Гәлиләядән Иерусалимгә килгән кешеләргә күп көннәр буе күренде, хәзер ул кешеләр – халык алдында Аның шаһитлары.
Элек Кифаска, аннан соң унике шәкерткә,
Шуңа күрә, ул чиктән тыш көенмәсен өчен, сез аны гафу итегез һәм юатыгыз.